+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Республикада бозлы яңгыр явачак

Сак булыгыз! Аяк асты шугалакка әйләнәчәк.

Республикада бозлы яңгыр явачакРеспубликада бозлы яңгыр явачак
Республикада бозлы яңгыр явачак

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 9 ноябрьдә республика буенча бозлы яңгыр һәм төрле интенсивлыктагы җепшек кар явуы көтелә, төнлә урыны белән көчле кар явачак. Көнчыгышта тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык, бозлы яңгыр явуы көтелә.

Алдагы көннәрдә атмосфера басымы арту белән явым-төшем акрынлап туктаячак, һава температурасы төнлә -4, -9 градуска, аязытканда -10, -15 градуска, көндез 0, -5 градуска кадәр төшәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык булачак. Юлларда сак булыгыз!

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас