Яңгырлар озакка сузылырмы?

Синоптиклар ял көннәренә фаразларын җиткерде.

Яңгырлар озакка сузылырмы?Яңгырлар озакка сузылырмы?
Яңгырлар озакка сузылырмы?

 “Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, якындагы өч көндә республикада начар һава шартлары көтелә.

Бүген, 7 ноябрьдә, көндез яңгыр явачак, республиканың көнчыгышында җепшек кар, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы, юлның аерым участокларында бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән җил көчәючән. Һава температурасы төнлә -2,+3 градус, көндез +2,+7 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 8 ноябрьдә, явым-төшем ихтималы саклана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез+2,+7 градус торачак.

Якшәмбе, 9 ноябрьдә, төнлә шулай ук яңгыр явачак, көндез урыны белән яңгыр, көнчыгышта кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача исәчәк, төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә -2,+3 градус, көндез 0,+5 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас