+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Кыш быел соңга кала..

Декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында һава торышы нинди булачак?

Кыш быел соңга кала..Кыш быел соңга кала..
Кыш быел соңга кала..

Гадәттә 10 ноябрьдә башлана торган метеорологик кыш быел тоткарланачак, ди белгечләр.  Декабрь, гыйнвар һәм февральдә һава торышы нинди булачак?

Бөтендөнья метеорология оешмасы фаразлары буенча, Русиядә кышның беренче яртысы 60-80 процент ихтималлык белән климатик нормадан җылырак булачак. Ил буенча температура күтәрелүе уртача бердән дүрт градуска кадәр тәшкил итә.

«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец хәбәр иткәнчә,  Идел буе федераль округында кышның холкы үзгәрүчән булыр дип көтелә. Декабрьдә уртача салкыннар фаразлана. Гыйнварда салкыннар көчәячәк. Һава температурасы -20 градустан алып -25 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көньяк районнарда температураның кискен үзгәрүе дә булырга мөмкин.

Февраль салкын булачак. Кар еш явачак һәм бураннар көтелә. Кар катламы 40-70 сантиметр булыр дип фаразлана. Явым-төшемнең күбесе Урал алды ягына туры киләчәк.

2025 елның декабрендә Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларының күпчелек төбәкләрендә температура климатик нормадан түбәнрәк булачак, тотрыклы салкыннар көтелә.

2026 елның гыйнвары кышның иң салкын ае булачак. Себердә һәм Уралда һава температурасы -30 градустан -40 градуска кадәр җитәчәк һәм бу чор озакка сузылачак, үзәк төбәкләрдә -15, -20 градус булыр, дип фаразлана.

2026 елның феврале төньяк һәм үзәк төбәкләргә салкыннар һәм бураннар китерәчәк. Көньякта һава торышы үзгәреп торачак. Ай ахырына иртә язның беренче билгеләре күренергә мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас