

Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген республикада урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы фаразлана. Башкортстанның аерым районнарында томан, юлларда бозлавык күзәтеләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Көндез температура-1, +4 градус.
Пәнҗешәмбе көнне, 13 ноябрьдә, көндез республиканың төньяк-көнбатышында яңгыр һәм юеш кар явачак, урыны белән бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Төнлә -2, -7 градус, аязытканда -12 градус, көндез +1,+6 градус.
Җомга көнне, 14 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Башкортстанның төньяк районнарында элеккечә явым-төшемсез, бераз яңгыр көтелә. Җил көньяктан уртача. Төнлә -2, +3 градус, көндез +3, +8 градус.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрьдә көн аяз икән, алдагы көннәр җилле булыр.
14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
Автор фотосы.