+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Әгәр бүген боз туңса...

Бүгенге көнгә карап, язның ничек киләсен белеп була.

Әгәр бүген боз туңса...Әгәр бүген боз туңса...
Әгәр бүген боз туңса...

14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас, дигән сынамышлар бар халыкта. Синоптиклар фаразлары халык сынамышлары белән туры килерме?

Республиканы алдагы көннәрдә чираттагы җылы һава торышы көтә, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк” белгечләре.

Бүген республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда бозлы яңгыр, томан, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исә. Көндез һава температурасы +3, +8 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 15 ноябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, Башкортстанның төньяк районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк чиректә талгын исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0, +5 градус, көньяк-көнчыгышта -5 градуска кадәр салкын, көндез +5, +10 градус булачак.

Якшәмбе, 16 ноябрьдә, яңгыр явуы, аннан җепшек кар һәм карга әйләнүе көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык булыр дип фаразлана. Төбәкнең көньягында төнлә явым-төшемсез. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы 0, +5 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас