+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әгәр әтәчләр җырласа...

Халык сынамышлары ни юрый? Ә синоптиклар республикага начар һава торышы якынлашуын белдерә.

Әгәр әтәчләр җырласа...Әгәр әтәчләр җырласа...
Әгәр әтәчләр җырласа...

15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр, дигән сынамышка игътибар итик әле, дуслар. Бу сынамышлар синоптиклар фаразлары белән туры килерме икән?

Республиканың коткаручылары һәм синоптиклары хәбәр иткәнчә, 16 ноябрьдә төбәктә һава торышы начараю: бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык көтелә.

"Болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, җепшек кар явачак, аннан карга әйләнәчәк. Төнлә көньякта явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, секундына  7-12 метр тизлектә исәчәк, төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк», — дип ачыклык керттеләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.

Төнлә термометр баганалары 0, +5 градус, Уфада +1,+3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава торышы артык үзгәрмәячәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас