

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава торышының үзгәрүе турында кисәтә.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 16 ноябрьдә Башкортстанда җепшек кар явуы, яңгырлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда электр чыбыкларында һәм агачларда кар сырынтылары ятуы, бозлавык булуы ихтимал. Температура -3 + 2 градуска кадәр. Җил көньяк юнәлештән төньяк-көнбатышка күчәчәк.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
16 ноябрьдә мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ятса, алдагы көннәр җылы килер.
17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
Фото:trk7.ru