+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Карлы яңгырлар көтелә

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Карлы яңгырлар көтеләКарлы яңгырлар көтелә
Карлы яңгырлар көтелә

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 18 ноябрьдә, урыны белән җепшек кар явачак, кайбер районнарда бозлы яңгыр, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы 0,+5 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көнчыгыш районнарда кар, көндез яңгыр явачак. Җил көньяктан көнбатышка күчүчән талгын, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә -2,+3 градус, көндез +2,+7 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 20 ноябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, көньяк районнарда кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын. Төнлә -3,+2 градус, көндез -1,+4 градус.

Авто фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас