

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 19 ноябрьдә, яңгыр явачак. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +2,+7 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 20 ноябрьдә, республиканың төньяк районнарында явым-төшем юк; республиканың көньяк яртысында яңгыр һәм җепшек кар явачак, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятачак, юлларда бозлавык. Җил төньяктан, көньякка күчеп, талгын, урыны белән уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -4,+1 градус, көндез -1,+4 градус булачак.
Җомга көнне, 21 ноябрьдә, республиканың төньяк районнарында явым-төшем көтелми; республиканың көньяк яртысында яңгыр һәм җепшек кар явачак, урыны белән бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышып ята, юлларда бозлавык. Җил төньяктан, көньякка күчеп, талгын, урыны белән уртача. Төнлә -4,+1 градус, аязытканда -7, -12 градуска кадәр суыта, көндез -1,+4 градус торачак.
Автор фотосы.