

Башкортстанда төнлә беренче көчле салкыннар башлана дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Бүген, 20 ноябрьдә, республиканың көньяк яртысында җепшек карлы яңгырлар, электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ятуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил төньяктан, көньякка күчүчән талгын, урыны белән көчле. Көндез температура -1,+4 градус.
Җомга көнне, 21 ноябрьдә, явым-төшемсез, көньяк районнарда яңгыр, төнлә карлы яңгыр явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы көтелә. Җил төнлә алмашынучан юнәлештә, көндез көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә температура -1,-6 градус, аязытканда -7, -12 градус, көндез -1,+4 градуска кадәр суытырга мөмкин.
20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгәсен кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.