

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, шимбә көнне, 22 ноябрьдә, бераз кар явуы көтелә, урыны белән карлы яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда боз катыш яңгыр, бозлавык, электр чыбыкларынна һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Көндез температура +2,+7° булачак.
Якшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, төнлә кыска вакытлы яңгырлар явачак, төньяк районнарда көчле яңгырлар көтелә. Көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көньяктан талгын. Термометр баганалары төнлә +1,+6°, көндез +4,+9° күрсәтәчәк.
Дүшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, төнлә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, урыны белән көчле, көньяк районнарда явым-төшемсез, кайбер районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2,+3°, көндез 0,+5°.
Халык сынамышларына колак салыйк.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.