+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Ноябрьнең соңгы атнасы нинди булыр?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк.

Ноябрьнең соңгы атнасы нинди булыр?Ноябрьнең соңгы атнасы нинди булыр?
Ноябрьнең соңгы атнасы нинди булыр?

Башкортстанда ноябрь ахыры җылы һәм карсыз булачак, дип белдерә төбәк синоптиклары.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 24 ноябрьдә, республикада җепшек кар катыш яңгыр явачак, көньяк районнарда явым-төшем булмаячак. Кайбер районнарда томан, бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан уртача исәчәк. Көндез термометр баганалары 0, +5 градус күрсәтәчәк.

Иртәгә, 25 ноябрьдә, урыны белән шулай ук бераз яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән томан, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан уртача исәчәк. Төнлә термометр баганалары -2, +3 градус, көндез +2, +7 градус күрсәтәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас