+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Кыш килергә ашыкмый

Сез дә тизрәк кар явуын көтәсезме?

Кыш килергә ашыкмыйКыш килергә ашыкмый
Кыш килергә ашыкмый

Башкортстанга кыш килергә әле һаман ашыкмый. Башгидрометүзәк синоптиклары фаразлавынча, якын көннәрдә температура төнлә минус булачак, әмма көндез яңгырлар явачак.

Бүген, 25 ноябрьдә, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, көнбатышка күчүчән, талгын. Көндез температура +3, +8°.

Иртәгә, 26 ноябрьдә, урыны белән янә яңгыр һәм юеш кар явачак, юлларның аерым участокларында бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә 0, -5°, аязытканда -10°, көндез -2, +3° күрсәтәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас