

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә, дигән сынамышны ишеткәнегез бармы, дуслар? Ул җепшек кар явуын барыбыз да зарыгып көтәбез дә ул. Ә менә синоптиклар алдагы көннәрдә нинди һава торышы вәгъдә итә соң?
“Башгидрометүзәк” синоптиклары якындагы ике көндә һава торышы турында фаразларын җиткерделәр. Белгечләр әйтүенчә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.
Әйтик, бүген, 26 ноябрьдә, көндез явым-төшемсез. Кайбер районнарда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы -1,+4 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 27 ноябрьдә, урыны белән җепшек кар явачак, юлның аерым участокларында бозлавык. Җил көнбатыштан, көньякка күчеп, уртача исәчәк. Термометр баганалары төнлә 0,-5 градус, аязытканда -10 градуска кадәр суык, көндез -2,+3 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.