

Бүген, 28 ноябрьдә, урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы, кайбер районнарда бозлавык, бозлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Көндез температура -1,+4 градус тәшкил итәчәк.
«Башгидрометүзәк» мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 29 ноябрьдә, җепшек кар һәм бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, бозлы яңгыр, юлларда бозлавык көтелә. Көньякта явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез -1,+4 градус булачак.
Якшәмбе, 30 ноябрьдә, явым-төшемсез, кайбер төньяк районнарда бераз җепшек кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез -1,+4 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.