+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Кар яуганны көтмәгез!

Ноябрь ахырында -30°-32 градуска кадәр салкыннар булган елларны хәтерлисезме?

Кар яуганны көтмәгез!Кар яуганны көтмәгез!
Кар яуганны көтмәгез!

Якын көннәрдә Башкортстанда кар көтелми, аның декабрьнең икенче декадасы башында явуы ихтималы бар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Бер атнага, 5 декабрьгә кадәр, фаразларга караганда, кар явачагы көтелми. Әмма, әгәр агымдагы фаразлау схемалары сакланса, якынча 9-10 декабрьдә кыска вакытлы кар явуы китерергә мөмкин булган кыска вакытлы циклон узарга мөмкин”, - дип сөйләгән “Башинформ"га  “Башгидрометүзәк” җитәкчесе урынбасары Вилора Грохольская.

Вилора Грохольская белдерүенчә, хәзерге вакытта республика территориясендә температура режимы нормадан 8-9 градуска югарырак күзәтелә. Әмма мондый һава торышы аномаль булып саналмый, чөнки кайбер елларда норма белән аерма 11 градуска кадәр җиткән. Ләкин ноябрь ахырында температура -30°-32 ° C кадәр төшкән бик салкын еллар да булды. Мәсәлән, 1953, 1984 һәм 1998 елларда.

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас