

“Башгидрометүзәк”, Русиянең Башкортстандагы “Гидрометүзәге”нә сылтама белән, декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булыр дип хәбәр итте (норма -10,8 градус). Айлык явым-төшем нормага якын булыр дип көтелә (норма 30-50 миллиметр).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ноябрьнең беренче яртысын безнең төбәктә гадәттә кыш алды дип атыйлар. Тотрыклы кар катламы ятып, кыш башына әйләнә торган ноябрьнең икенче яртысы да быел Башкортстанда уртача күрсәткечләрдән шактый җылырак булды. Республика метеостанцияләрендә метеокүзәтүләр тарихында берничә рекордлы җылыну теркәлгән.
Автор фотосы.