+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
3 декабрь 2025, 03:20

Салкыннар озакка киләме?

Башкортстанга кышкы һава торышы кайчан киләчәге билгеле булды.

Салкыннар озакка киләме?Салкыннар озакка киләме?
Салкыннар озакка киләме?

Кышкы матур көннәрне барыбыз да сагынып көтәбез. Быел кыш Башкортстанга гадәттәгедән соңрак киләчәк. Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, төнге сәгатьләрдә 4 градуска кадәр салкыннар 6-7 декабрьдә башлана. Бу көннәрдә шулай ук бераз кар явуы көтелә.

Дүшәмбе, 8 декабрь көнне республиканың үзәк районнарында көндез минус 6 градуска кадәр, төнлә минус 12 градуска кадәр суытачак. Ләкин салкыннар озакка сузылмаячак. Декабрьнең икенче атнасындагы ял көннәрендә республикада яңадан җылы көннәр көтелә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас