

Федераль метеосайтлар мәгълүматларына караганда, Башкортстанда көчле кар явуы 11 декабрьдән башланачак, ул вакытта тәүлегенә 2 миллиметрга кадәр кар явуы көтелә. Көчле явым-төшемнең 14 декабрьдә 7,8 миллиметрга кадәр булачагы фаразлана, ләкин җылыту аркасында кар яңгыр белән чиратлашып торачак.
Алдагы көннәрдә суыта, ә 15-17 декабрьдә 10 миллиметрдан артык кар явуы көтелә. Әгәр бу фаразлар төгәл булып чыкса, Башкортстанда тотрыклы кар катламы декабрьнең икенче декадасында урнашачак.
Халык сынамышларына игътибар итик.
5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр.
6 декабрь көнне кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс.
7 декабрь күктә йолдызлар аермачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар әз явар, ә мартта көчле суыклар килер.
Автор фотосы.