+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
6 декабрь 2025, 08:10

Башкортстанда -25 градуска кадәр суытачак!

Былтыр декабрь башында 30 градус суыклар булган.

Башкортстанда -25 градуска кадәр суытачак!Башкортстанда -25 градуска кадәр суытачак!
Башкортстанда -25 градуска кадәр суытачак!

Башкортстанда температура 9 декабрьдә төнлә -14, -19 градуска кадәр, аязытканда -20, -25 градуска кадәр төшәчәк, көндез -8, -13 градус салкын булачак, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк”тә.

Бу ялларда республикада һава температурасы климат нормасыннан 6-8 градуска югарырак булган аномаль җылы һава торышы сакланачак әле.

Бүген көндез температура +1 дән -4 градуска кадәр булачак. Урыны белән бераз кар явачак.

7 декабрьдә көньяк районнардан тыш, Башкортстанның күпчелек районнарында бераз кар явачак, юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Зур булмаган биеклектәге кар катламы урнашачак.

"Киләсе атна башында Уралга арктик салкын киләчәк. Һава температурасы кышкы күрсәткечләргә кадәр төшәчәк — 9 декабрьдә төнлә -14, -19 градуска кадәр, аязытканда -20, -25 градуска кадәр, көндез -8, -13 градуска кадәр булачак. Һава температурасының күтәрелүе атна уртасында көтелә", — диелә “Башгидрометүзәк” хәбәрендә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас