

Әгәр 9 декабрь көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр, дигән сынамыш бар. Бүген болытларга игътибар итик әле, дуслар.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 9 декабрьдә, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы көндез -7,-12 градус, урыны белән -17 градуска кадәр җитә.
Чәршәмбе, 10 декабрьдә, җил көньяктан уртача исәчәк, дип фаразлана. Һава температурасы төнлә -9,-14 градус, урыны белән -17, -22 градуска кадәр суыта, көндез -6, -11 градус булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 11 декабрьдә, көндез төньякта бераз кар явачак. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә -7, -12 градус, урыны белән -17 градус, көндез -4,-9 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.