

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, бүген, 10 декабрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез температура -6, -11° тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 11 декабрьдә, төнлә явым - төшемсез, көндез урыны белән кар явуы ихтимал, төньяк-көнбатышта көчлерәк. Җил көньяктан талгын. Төнлә -6, -11°, урыны белән -16°, көндез -4, -9°.
Җомга көнне, 12 декабрьдә, бераз кар явачак, төньяк районнарда көчлерәк, көньякта сизелерлек явым-төшемсез. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -4, -9°, урыны белән -14°, көндез -2, -7°.
Халык сынамышларына да күз салыйк.
10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.
11 декабрь көнне песи тырнаклары белән тырманып йөрсә – суыта. Эт өреп, шыңшый икән – бик көчле суыклар киләчәк.
12 декабрь көнне әзрәк болытлап торса – суыта. Көн томанлы икән – тиздән көчле җил һәм буран булыр.
Автор фотосы.