

11 декабрь көнне песи тырнаклары белән тырманып йөрсә - суыта. Эт өреп, шыңшый икән - бик көчле суыклар киләчәк, дигән сынамышны бүген сынап карыйк әле, дуслар.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 11 декабрьдә, көндез урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатышта буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы -7, -12 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 12 декабрьдә, бераз кар явуы көтелә, төньякта уртача, көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә -6, -11 градус, аязытканда -16, көндез -2, -7 градус булачак.
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, кар явачак, юлларның аерым участокларында кар көртләре хасил булачак. Җил көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, көндез -1, -6 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.