

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 12 декабрьдә, республикада бераз кар явачак, төньяк районнарда көчлерәк, кайбер районнарда бозлавык булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Көндез һава температурасы -3, -8° тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, кар явачак, юлларның аерым участокларында кар көртләре салуы ихтимал. Җил көньяктан талгын. Төнлә -5, -10°, көндез -1, -6°.
Якшәмбе, 14 декабрьдә, кар явуы, урыны белән көчле булуы, буран, юлларда кар көртләре салуы көтелә. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка күчүчән, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3, -8°, урыны белән -13°ка кадәр җитә.
Халык сынамышларына игътибар итик.
12 декабрь көнне әзрәк болытлап торса – суыта. Көн томанлы икән – тиздән көчле җил һәм буран булыр.
13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.
14 декабрь – каурый-каурый катламлы болытлар – суыклар җитү турында кисәтә.
Автор фотосы.