

Башкортстанга бу атна башында төньяк диңгезләр акваториясеннән салкын һава үтеп керә башлаячак. Һава температурасы төнлә һәм көндез -11, -16 градуска кадәр төшәчәк. Атна уртасында салкыннар нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр иттеләр “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Төбәк синоптиклары мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда кар, урыны белән буран, юлларның аерым участокларына кар көртләре салуы фаразлана. Җил көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы - 10, -15 градус.
Сишәмбе, 16 декабрьдә, бераз кар явуы көтелә, урыны белән төнлә. Җил көнбатыштан талгын, төнлә урыны белән көчле. Төнлә -13, -18 градус, аязытканда -23, көндез - 10,-15 градус салкын булуы фаразлана.
Чәршәмбе, 17 декабрьдә, бераз кар явачак. Җил көнбатыштан талгын. Төнлә -13, -18 градус, аязытканда -23, көндез -7, -12 градус.
Халык сынамышларына күз салыйк.
15 декабрь көнне яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.
16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.
17 декабрь көнне агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.
Автор фотосы.