+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
18 декабрь 2025, 06:40

30 градус салкыннарга әзерсезме?

Синоптиклар көчле салкыннар фаразлый.

30 градус салкыннарга әзерсезме?30 градус салкыннарга әзерсезме?
30 градус салкыннарга әзерсезме?

"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә бераз кар, бозлы яңгыр явачак, урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен. Көндез температура -3, -8 градус.

Җомга, 19 декабрьдә, кар һәм җепшек кар явуы, урыны белән бозлавык, юлларда кар сырытылары көтелә. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача. Төнлә һава температурасы -4, -9 градус, көндез 0, -5.

Шимбә, 20 декабрьдә, төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил төньяктан уртача. Төньяк төбәктә төнлә - 15, -20 , аязытканда - 22, -27 градуска кадәр, көндез - 14, -19; көньяк төбәктә төнлә һәм көндез -8, -13 градус булачак.

Алдагы атнада метеосайтлар көчле салкыннар, һава температурасының 30 градуска кадәр төшүен фаразлый.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас