Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якшәмбе, 21 декабрьдә, республикада бераз кар явуы, төньякта уртача кар явуы, кайбер районнарда буран көтелә. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыга. Көндез һава температурасы -3,-8 градус, көньяк-көнчыгышта -13 градус торачак.
Дүшәмбе көнне, 22 декабрьдә, бераз кар явачак, урыны белән уртача, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -4, -9 градус, көньяк-көнчыгышта -14 градус, көндез -2,-7 градус булачак.
Сишәмбе көнне, 23 декабрьдә, кар явачак, юлларда кар өеләчәк, бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -4, -9 градус, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.