Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
23 декабрь 2025, 09:55

Бүген буран дуласа...

Халык әйтсә, хак әйтә.

Бүген буран дуласа...
Бүген буран дуласа...

Башкортстанда алдагы ике көндә көчле салкыннар көтелә, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген республикада кар явачак, урыны белән бозлавык, юлның аерым участокларында бозлавык, кар көртләре салуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Көндез температура -1, -6 градус булачак.

Иртәгә, 24 декабрьдә, шулай ук бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән кискен. Төнлә һәм көндез термометр баганалары -20,-25 градус күрсәтәчәк, аязытканда -27,-32 градуска кадәр суытачак, Башкортстанның көньягында төнлә һәм көндез -10,-15 градус, көн ахырына -20, -25 градуска кадәр төшәчәк.

Халык сынамышларына колак салыйк.

23 декабрь дә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.

24 декабрь – кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.

25 декабрь – киләсе елның уңышлы килүен белү өчен, бу көнне чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә дип саналган.

26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас