+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
24 декабрь 2025, 05:10

Зәмһәрир салкыннар киләчәк

Кышның беренче ае сюрпризлар га бай булды.

Зәмһәрир салкыннар киләчәкЗәмһәрир салкыннар киләчәк
Зәмһәрир салкыннар киләчәк

Декабрь җылы көннәре белән дә, каты салкыннары белән дә сюпризларга бай булды.

Башкортстанга чын-чынлап каты салкыннар киләчәк. Әйтик, бүген, 24 декабрьдә, төбәктә салкынрак булачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бераз кар явуы көтелә, урыны белән уртача, кайбер районнарда бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез термометр баганалары -20, -25 градус, көньякта -6, -11 градус күрсәтәчәк, кичкә -13, -18 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә, 25 декабрьдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил юнәлешен үзгәртми, төньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә -25, -30 градус, аязытканда -31, -36 градуска кадәр салкын, көндез -20, -25 градус, урыны белән -30 градуска кадәр җитәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас