Башкортстанда көчле салкыннар тагын ике көн дәвам итәчәк, аннары яңадан җылытачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Бүген, 25 декабрьдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Көндез температура -20, -25, урыны белән -30 градуска кадәр булачак.
Иртәгә, 26 декабрьдә, көндез бераз кар явуы көтелә, урыны белән көчле кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә термометр баганалары -25, -30 градус күрсәтәчәк, аязытканда -35 градуска кадәр суытачак, көндез һава -10, -15 градуска кадәр җылыначак.
Гисметео мәгълүматларына караганда, шимбәгә сизелерлек җылытачак. Башкортстанда кар явуы көтелә, көндез һава температурасы -6 градус, төнлә -9, -11 градус булачак.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
25 декабрь – киләсе елның уңышлы килүен белү өчен бу көнне чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә дип саналган.
26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.
27 декабрь – төнлә агачларны бәс сарса, кыш суык килә. Иртәнге чатнама суык тиздән көчле җил һәм буран булачагын искәртә.
28 декабрь көнне җылы була икән, димәк, көчле суыклар кыш азагында гына киләчәк.