Бүген, 28 декабрьдә, Башкортстанда бераз кар явуы көтелә, урыны белән көчле, дип хәбәр иттеләр “Башгидрометүзәк”тә. Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы -8,-13°, аязытканда -15,-20°, көндез -5,-10° тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе көнне, 29 декабрьдә, төнге сәгатьләрдә кар яву дәвам итәчәк, көньяк районнарда көчле. Юлларда кар көртләре салуы, бозлавык булуы, көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчүчән талгын. Төнлә -9, -14°, көндез -6, -11°.
Халык сынамышларына колак салыйк.
28 декабрь көнне җылы була икән, димәк, көчле суыклар кыш азагында гына киләчәк.
29 декабрь – суык һәм әче җил – Раштуа салкыннарының дәвамлы булуы турында сөйли. Болытлы, җилле көн – кинәт җылытуга.
30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.
Автор фотосы.