Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
29 декабрь 2025, 09:55

Әгәр көн җилле булса...

Борынгылар шуңа карап, елның беренче көннәре ничек киләсен фаразлаганнар.

Әгәр көн җилле булса...
Әгәр көн җилле булса...

Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышының еш алмашынуы көтелә.

Бүген, 29 декабрьдә, республикада 8-11 градус салкын булачак, бераз кар явуы ихтимал. Иртәгә, 30 декабрьдә, һава торышы артык үзгәрмәячәк. Ә менә 31 декабрьдә безне җылы һава торышы көтә, урамда күбәләкләп кар да явачак әле. Яңа ел көнендә һава температурасы көндез минус 5 градус булачак. Карның тәүлеклек интенсивлыгы 2,3 миллиметрга җитәчәк.

Халык сынамышларына да игътибар итик әле, дуслар.

29 декабрьдә  суык һәм әче җил — Раштуа салкыннарының дәвамлы булуы турында сөйли. Болытлы, җилле көн — кинәт җылытуга.

30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.

31 декабрь көнне еларга һәм күңелсезләнергә ярамый, юкса, ел буе шундый кәеф озата барачак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас