Русиянең Башкортстандагы “Гидрометүзәге” 2026 елның гыйнварына фаразларын бастырды.
Ведомство мәгълүматлары буенча, гыйнварда уртача айлык һава температурасы нормага якын булыр дип көтелә (норма -12,5 градус).
Ә менә айлык явым-төшем нормадан күбрәк булыр дип фаразлый белгечләр (норма 24-45 мм).
Бүген, 30 декабрьдә, һава температурасы 8-11 градус салкын булачак, бераз кар явуы ихтимал. Ә менә иртәгә, 31 декабрьдә, безне җылы һава торышы көтә, урамда күбәләкләп кар да явачак әле. Яңа ел көнендә һава температурасы көндез минус 5 градус булачак. Карның тәүлеклек интенсивлыгы 2,3 миллиметрга җитәчәк.
Халык сынамышларына да игътибар итик әле, дуслар.
30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.
31 декабрь көнне еларга һәм күңелсезләнергә ярамый, юкса, ел буе шундый кәеф озата барачак.
Автор фотосы.