Барлык яңалыклар

Гыйнварда бураннар еш булса...

Өр-яңа ел кар-бураннар белән килде.

Гыйнварда бураннар еш булса...
Гыйнварда бураннар еш булса...

1 гыйнварда Башкортстан территориясендә синоптиклар бераз кар явуын, урыны белән көчле булачак, дип фаразлый. Төбәкнең көньягында явым-төшем күбрәк булачак.

"Юлларда кар көртләре, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан талгын. Төнлә һава температурасы -7, -12°, аязытканда -17°, көндез -3, -8°”, — дип ачыклык керттеләр “Башгидрометүзәк”тә.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, 2 гыйнварда төнлә -12, -17°, аязытканда -18, -23°, көндез -7, -12° кадәр суытачак.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

Гыйнвар җылы булса, яз соңрак киләчәк.

Гыйнвар җылы булса, март салкын булачак.

 Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.

Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. 

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Гыйнварда боз сөңгесе күренсә, уңыш мул була.

Гыйнвар салкын булса, июль коры һәм эссе була. 

 

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас