“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, 5 гыйнварда көндез кар явачак, көньяк районнарда көчле, урыны белән буран, җил секундына 15-20 метр тизлектә, юлларда кар көртләре салуы ихтимал. Автомобиль юлларында күрү мөмкинлеге 500-1000 метрдан начар булу көтелә. Көндез температура -1, -6° булачак.
6 гыйнварга каршы төндә көньяк-көнчыгышта көчле кар явуы, Урал аръягында җепшек кар, кайбер районнарда буран, көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Юлларда кар көртләре, бозлавык булуы, электр чыбыкларында һәм агачларга юеш кар ятуы ихтимал.
7 гыйнварда төнлә -10,-15°, көньяк-көнчыгыш районнарда -18,-23°, көндез -3,-8° булачак.
Автор фотосы.