+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Гыйнварда кар күп яуса...

Синоптиклар алдагы көннәргә нинди һава торышы фаразлый?

Гыйнварда кар күп яуса...Гыйнварда кар күп яуса...
Гыйнварда кар күп яуса...

Гыйнварның беренче бишкөнлегендә Башкортстанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуган, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк”. Икенче бишкөнлектә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 3-4° ка югарырак булган җылы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар. Һава температурасы төнлә -4,-9°, аязытканда -11,-16°, көндез -2,-7°өстенлек итәчәк.

Бүген, 7 гыйнварда, көндез явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава -5, -10°ка кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе, 8 гыйнварда, төнлә карвачак, урыны белән көчле, җепшекбулуыкөтелә.Кайбер районнарда бозлавык, юлларга кар салуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан талгын.Төнлә термометр баганалары -8, -13° күрсәтәчәк, көндез -1, -6°ка кадәр җылытачак.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була.
Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын.
Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас