Барлык яңалыклар

Бүген көн аяз һәм җылы булса...

“Башгидрометүзәк” синоптиклары ниләр фаразлый?

Бүген көн аяз һәм җылы булса...
Бүген көн аяз һәм җылы булса...

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча 12 гыйнварда урыны белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчүчән талгын. Төнлә -9, -14°, көндез -5, -10°.

13 гыйнварда бераз кар явуы ихтимал, көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Төнлә -8, -13°, аязытканда -18, -23°, көндез -4, -9°, көнчыгышта -14°ка кадәр.

14 гыйнварда урыны белән бераз кар ява. Җил көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -10, -15°, урыны белән -20, -25°, көндез -8, -13°, көнчыгыш районнарда -18°ка кадәр җитә.

Халык сынамышларына да игътибар итик.

11 гыйнварда көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.

12 гыйнвар көнне җил бер басылып, бер көчәйсә, язын да кар явар.

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

Автор фотосы. 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас