-17 °С
Болытлы
Узган атна ахырында Мәскәүдә һәм Үзәк федераль округта аномаль кар явулар алып килгән Урта диңгез циклоны Башкортстанга килеп җитмәячәк, ул инде үз активлыгын сарыф иткән. Урал өстендә, киресенчә, югары басым өлкәсе ныгый, дип белдерделәр “Башгидрометүзәк”тә.
Шуңа күрә бу атнада сизелерлек явым-төшем көтелми. Аның икенче яртысында температура төнлә -13,-18°, урыны белән -23°, көндез -9,-14°ка кадәр төшәчәк. Ә атна ахыры чын крещение суыклары белән сөендерәчәк.
Автор фотосы.