Барлык яңалыклар

Чын кыш шундый булырга тиеш тә!

Арктик циклон Башкортстанга көчле салкыннар китерә.

Чын кыш шундый булырга тиеш тә!
Чын кыш шундый булырга тиеш тә!

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы өч көндә Башкортстанда салкын булачак. Бүген, 15 гыйнварда, явым-төшемсез, аяз һава торышы көтелә. Җил көнчыгыштан талгын, көньяк-көнчыгышта көчле. Көндез температура -10,-15°, урыны белән -20°.

Җомга көнне, 16 гыйнварда, шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, көньяк-көнчыгыштан көчле тизлек белән исәчәк. Һава температурасы төнлә -17, -22°, урыны белән -24, -29°, көндез -10, -15°, урыны белән -20°.

Шимбә көнне, 17 гыйнварда, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, һава температурасы төнлә -17, -22°, урыны белән -24, -29°, көндез -10, -15°, урыны белән -20°.

Халык сынамышларына колак салыйк.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас