Барлык яңалыклар

Ялларда салкыннар көтәргәме?

Кайбер районнарда һава температурасы -33,-35 градуска кадәр төште.

Ялларда салкыннар көтәргәме?
Ялларда салкыннар көтәргәме?

Бу атнаның һава торышын салкын антициклон билгеләде. Республиканың күпчелек районнарында һава температурасы төнлә -19,-28 градуска, кайбер таулы районнарда -33,-35 градуска кадәр төште.

Әмма, “Башгидрометүзәк” белгечләре фаразлары буенча, Крещение төнендә түбән басым өлкәсе таралу белән республикада болытлы һава торышы артачак, күпчелек районнарда бераз кар явачак, төньякта уртача кар явачак. Һава температурасы -11,-16 градус, аязытканда -21 градуска кадәр булачак.

Метеорологлар искәрткәнчә, узган елда республикада Крещение көнендә җылы һава торышы булган, термометр баганалары  -6, -14 градус күрсәткән. Уфада һава температурасы -8 градус тәшкил иткән.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас