Барлык яңалыклар

Әгәр кар яуса...

Җәйнең ничек киләчәген бүген фаразлап була.

Әгәр кар яуса...
Әгәр кар яуса...

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 19 гыйнварда, көньяк-көнчыгыш районнарда бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Көндез температура -8, -13° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 20 гыйнварда, бераз кар явачак, урыны белән көчле. Төнлә җил алмашынучан юнәлештә, көндез көньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә -11, -16°, аязытканда -18, -23°, көндез -7, -12°.

Чәршәмбе, 21 гыйнварда, бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын. Төнлә -14, -19°, аязытканда -22, -27°, көндез -9, -14°.

Халык сынамышларына колак салыйк.

19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып, кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

25 гыйнвар кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас