Барлык яңалыклар

Салкыннарга әзер булыгыз!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Салкыннарга әзер булыгыз!
Салкыннарга әзер булыгыз!

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне, 21 гыйнварда, бераз кар явуы көтелә, көндез көньяк районнарда кар явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан  талгын. Һава температурасы -8, -13°тәшкил итәчәк.

22 гыйнварда урыны белән бераз кар явачак. Көнчыгыш искән җил талгын булачак. Термометр баганалары төнлә -20,-25°, аязытканда -30°, республиканың көньягында -15°, көндез -15,-20°, төньягында -25° күрсәтәчәк.

23 гыйнварда урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -24, -29°, аязытканда -34°, көндез -20, -25°, көньяк районнарда -15°.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас