+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

-30 градустан — кинәт -3кә!

Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүен фаразлады.

-30 градустан — кинәт -3кә!-30 градустан — кинәт -3кә!
-30 градустан — кинәт -3кә!

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген урыны белән республикада бераз кар явачак, төньякта буран чыгуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 29 гыйнварда, урыны белән янә бераз кар явачак, төбәкнең төньягында буран чыгуы, аерым районнарда бозлавык көтелә. Җил көньяк чиректә уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -10, -15 градус, аязытканда -20 градус, көндез -5, -10 градус булачак.

Җомга көнне, 30 гыйнварда, республиканың төньяк районнарында кар явуы, урыны белән көчле буран, юлларда кар көртләре, кар өемнәре, бозлавык көтелә. Башкортстанның көньяк яртысында явым-төшем юк. Җил көньяк чиректә уртача, урыны белән көчле җил булачак. Төнлә һава температурасы -6, -11 градус, аязытканда -16 градус ,көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас