

“Башгидрометүзәк”тә, Русия Гидрометүзәге мәгълүматларына сылтама белән, февральгә республикада һава торышы фаразларын хәбәр иттеләр.
"Февральдә һаваның уртача айлык температурасы төбәктә нормага якын (норма -11,7 градус) көтелә. Айлык явым-төшем дә нормага якын булыр дип көтелә (норма 20-40 мм)», - диелә синоптиклар хәбәрендә.
Шул ук вакытта бүген республиканың төньяк яртысында кар явуы, көндез урыны белән көчле буран, юлларда кар көртләре, кар өемнәре, бозлавык булуы фаразлана. Башкортстанның көньяк яртысында явым-төшем юк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил булачак. Көндез һава температурасы -3,-8 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә, 31 гыйнварда, республиканың төньяк яртысында янә кар явачак, урыны белән көчле кар, буран, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык булачак. Көньяк яртысында сизелерлек явым-төшем юк. Җил көньяк чиректә уртача, урыны белән кискен исәчәк. Төнлә һава температурасы -6, -11 градус, аязытканда -16, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 1 февральдә, урыны белән бераз кар явачак, төньяк-көнбатышта көчле кар явуы көтелә. Җил көньяк чиректә уртача, урыны белән кискен исәчәк. Төнлә һава температурасы -6, -11 градус, аязытканда — 16, көндез -3, -8 градус булачак.
Автор фотосы.