3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Синоптиклар алдагы көннәрдә шактый салкыннар килүен фаразлый.
“Башгидрометүзәк” фаразларына караганда, республика территориясендә бу атнада һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә. Ай чагыштырмача җылы һава торышы белән башланды, әмма 4 февраль төненнән шактый салкын керәчәк.
Атмосфера фронтлары зонасында 3 февральдә көндез һәм 4 февральдә төнлә һава шартлары начар булыр дип көтелә. Урыны белән көчле кар явуы, буран чыгуы көтелә, юлларда кар көртләре, кар өемнәре, бозлавык булачак.
5 февральгә,Арктика фронты үтеп, республиканың күпчелек районнарында һава температурасы төнлә -23, -28 градус, урыны белән -33 градуска, көндез -15, -20 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем ихтималы кимиячәк.
Республика территориясендә салкыннар кыска вакытлы булачак. Эш атнасы ахырында температура күтәрелә башлый, уртача нормага якынрак кайта.
Автор фотосы.