Барлык яңалыклар

33 градуска кадәр суыта

Башкортстанда яшәүчеләрне температура тибрәлеше көтә. 

33 градуска кадәр суыта
33 градуска кадәр суыта

“Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Башкортстанда сизелерлек суытачак.

5 февральгә каршы төндә, Арктика фронты узу белән, республиканың күпчелек районнарында һава температурасы кискен рәвештә -23, -28°, урыны белән -33°ка кадәр төшәчәк. Көндез -15, -20° булуы көтелә.

Салкын һава торышы озакка сузылмаячак, эш атнасы азагында янә һава температурасы күтәрелү фаразлана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне бозлавык булуы турында кисәтә һәм юлларда аеруча сак булуларын сорый.

 

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас