Әгәр февраль суык булса...

Халык әйтсә, хак әйтә. Сынамышларга күз салыйк, дуслар.

Әгәр февраль суык булса...Әгәр февраль суык булса...
Әгәр февраль суык булса...

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар, дигән сынамыш бар халыкта.

Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле, дуслар.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, 6 февральдә уртача салкын һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы -9, -14 градуска кадәр җылытачак. Явым - төшем көтелми.

Иртәгә, 7 февральдә, температура үзгәрәчәк. Төнлә һава температурасы -16 -21 градус дәрәҗәсендә сакланачак,шул ук вакытта көндез -5, -10 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз явым-төшем булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас