Барлык яңалыклар

Киләсе кыш салкын булырмы?

Аны бүгенге көн сынамышына карап белеп була.

Киләсе кыш салкын булырмы?
Киләсе кыш салкын булырмы?

7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

Бүген, 7 февральдә, республикада явым-төшем көтелми. Көндез төньякта бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы -5,-10 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 8 февральдә, төнлә урыны белән көчле кар явачак, төньякта уртача, көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы -10,-15 градус, аязытканда -20 градуска кадәр суыта, көндез -5,-10 градус тәшкил итәчәк.

Яңа эш атнасы башында һава торышы бераз начараячак— кар явуы, юлларның аерым участокларында кар көртләре, кар өемнәре хасил булачак, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, төньякка күчеп, уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Төнлә һава температурасы  -9,-14 градус, көндез -4,-9 градус, төньякта -14 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас