Барлык яңалыклар

32 градуска кадәр суыта

Февральдә мондый суыклар булганы бар идеме?

32 градуска кадәр суыта
32 градуска кадәр суыта

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 9 февральдә, кар явачак, юлның аерым участокларында кар көртләре салуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, төньякка күчүчән талгын. Көндез температура -6, -11°тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 10 февральдә, төнлә бераз кар явачак, урыны белән көчле. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -20, -25°, көньяк-көнчыгыш районнарда -12, -17°, көндез -13, -18°, көньяк-көнчыгыш районнарда -8°.

Чәршәмбе, 11 февраль көнне урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Төнлә -20, -25°, аязытканда -27, -32°, көндез -13, -18°.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас