Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 11 февральдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез температура -12, -17° булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 12 февральдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә -15, -20°, көньяк-көнчыгышта -25°, көндез -9, -14°күрсәтәчәк.
Җомга көнне, 13 февральдә, шулай ук сизелерлек явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда бераз кар явачак. Җил көньяктан талгын. Төнлә -12, -17°, көньяк-көнчыгыш раоннарда -22°, көндез -4, -9°, көньяк-көнчыгыш раоннарда -14°.
Халык сынамышларына да колак салык, дуслар.
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Автор фотосы.